Оригинальный текст
Нигә икән синең исемеңне
Кушам һаман моңлы җырларга?
Мәхәббәтем - бәхеткәем минем
Тулып агар микән ярларга?
Әгәр сөйсәң, язлар булып сөйсәң,
Йөрәгемдә сагыш сүрелер.
Язгы кояш көткән мәхәббәтем
Нурлар булып нурга үрелер.
Яшьлегемне сиңа бүләк иттем,
Гомер назым булсаң - соңлама.
Үзең - бүләк, үзең генә бүләк,
Миңа башка бүләк сайлама!
Русский перевод
Почему же имя твоё
Я вплетаю в песни печальные?
Моя любовь - моё счастье родное -
Не разольётся ли к берегам?
Если любишь - как весна люби,
И в сердце грусть угасает.
Любовь, что ждёт весеннего солнца,
Светом в свет устремляется.
Я отдал тебе свою молодость,
Будь нежностью жизни - не опоздай.
Ты - подарок, ты - единственный,
Мне другого подарка не выбирай!