Чиялетау (беренче вариант)

Черешнёвая гора (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Чиялетау - хыялый тау, Юл чатыннан ята читтә. Чияле тау аша үткән Яшьлек юлын бәхет көтә. Чиялетау очраштырды Матур яшьлек иртәсендә. Гөл бәйләме ятып калды Чиялетау итәгендә. Кушкаенлы чиялетау, Баш очында йолдыз яна. Якты йолдыз, калса ялгыз, Ишен эзләп җиргә тама. Чиялетау очраштырды Матур яшьлек иртәсендә. Гөл бәйләме ятып калды Чиялетау итәгендә. Чиялетау - иң серле тау, Җыярга кил җимеш - җиләк. Калды безнең арбызда Чиялетау - янар йөрәк! Чиялетау очраштырды Матур яшьлек иртәсендә. Гөл бәйләме ятып калды Чиялетау итәгендә.

Русский перевод

Черешнёвая гора - гора мечты, Чуть в стороне от перекрёстка лежит. Через неё проходит тропа юности - Счастье ждёт её путь. Черешнёвая гора нас свела В прекрасное утро юности. Букет цветов остался лежать У подножья Черешнёвой горы. Добрая Черешнёвая гора, Над головой звезда горит. Яркая звезда, оставшись одна, Пару себе ищет - падает на землю. Черешнёвая гора нас свела В прекрасное утро юности. Букет цветов остался лежать У подножья Черешнёвой горы. Самая тайная - Черешнёвая гора, Приходи собирать плоды, лесные ягоды. В нашем сердце осталась навек Черешнёвая гора - пылающее сердце! Черешнёвая гора нас свела В прекрасное утро юности. Букет цветов остался лежать У подножья Черешнёвой горы.