Алмагачым ак чәчәкле

Моя яблоня белоцветная

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Алмагачым ак чәчәкле Көтерсеңме алмасын? Ак чәчәкле мәхәббәтем Үкенечкә калмасын! Күңелемдә уйный нурлар, Ярсый-ярсый ага сулар. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп, Яз килә, кояш көлә. Ак чәчәкле бу дөнъяда Яши мәхәббәт кенә! Сандугачның моңын ала Күңелләрне тирбәтә. Әллә сайрый алмагачта, Әллә минем йөрәктә! Күңелемдә уйный нурлар, Ярсый-ярсый ага сулар. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп, Яз килә, кояш көлә. Ак чәчәкле бу дөнъяда Яши мәхәббәт кенә! Алмагачым ак чәчәкле, Чәчәгеннән бал тама. Мәхәббәтсез яшәрмен, дип, Яшьлегеңне алдама. Күңелемдә уйный нурлар, Ярсый-ярсый ага сулар. Күгәрченнәрдәй гөрләшеп, Яз килә, кояш көлә. Ак чәчәкле бу дөнъяда Яши мәхәббәт кенә!

Русский перевод

Моя яблоня белоцветная, Дождёшься ли её плодов? Пусть белоцветная любовь моя Не станет горьким сожаленьем вновь! В сердце играют лучи, С шумом, с жаром бегут воды. Воркуя, словно голуби, Приходит весна - и солнце смеётся. В этом белоцветном мире Лишь любовь и живёт! Соловьиная песнь звучит, Качает и будит сердца. То ли в яблоне она поёт, То ли в моём сердце звенит! В сердце играют лучи, С шумом, с жаром бегут воды. Воркуя, словно голуби, Приходит весна - и солнце смеётся. В этом белоцветном мире Лишь любовь и живёт! Моя яблоня белоцветная, С её цветка стекает мёд. Не обманывай свою юность, Что проживёшь ты без любви. В сердце играют лучи, С шумом, с жаром бегут воды. Воркуя, словно голуби, Приходит весна - и солнце смеётся. В этом белоцветном мире Лишь любовь и живёт!