Ул берьялгыз

Исполнитель
Добавлено
01.07.2026
Обновлено
01.07.2026

Оригинальный текст

Ул карамый тәрәзәдән, кемнедер зарыгып көтеп, Ул яндыра шәмнәрне hәм сүндерә кинәт ореп. Аның моңсу күзләре ике тирән чиксез диңгез. Ул бикләми ишеген hәм ул әйтми "без" диеп. Аның җиңел адымнарын эзлә юллар арасында. Ул елыйсын елады, азапланды газапларда. Әммә хәзер ул әсир соры көннәр үзәгендә. Ул уяна иртәләрен гел шул ук бер уйлар белән. Ул танымый бу шәhәрне - тын урамнар лабиринты. Ул беркемгә шалтыратмый hәм укымый хатларны. Аның тонык күзләрендә табып булмый якты мизгел. "Үтте тагын бер көн" диеп ул йокларга ята кичен. Аның көмеш күз яшьләре - эре яңгыр тамчылары, hәм беркем җылыта алмы й аның туңган кулларын. Мин әлегә әйтә алмыйм, әммә килер берәр көн, Хэм мин бу зур шәhәрдә табырмын аның күзләрен... Ул бер ялгыз, ул бер ялгыз кичләрен... Сәгать саный минутларын, утлар сүнгән бүлмәдә. Ул яндыра шәмнәрне кабат кичләр җиткәндә. Сәгать саный минутларын, урлап яшьлек елларын, Ул боега гөлләр сыман, ул бер ялгыз кичләрен! Ул сагына үткәннәрне, әммә аңлый - алар үтте. Аның тугры дусты булып эле дэ кала көндәлеге. Хыялында кояшлы Куба, мәңгелек җәй утравы, Аның көмеш пляжлары, назлы диңгез дулкыннары. Ул яратмый романнарны зур мәхәббәт турында, Аның өчен саф хисләр үлде үткән гасырларда. hәм ул минем кебек ялгыз, аңа моңсу бу дөньяда. Ул боега гөлләр сыман карлы салкын кышларда. Ул бер ялгыз кичләрен, hәм бу чыннан да авыр... Тик ул белә - вакыт кирәк, барысы да онытылыр. Язын хисләр елга сыман ташып чыгыр ярларыннан. hәм ул кабат елмаер яңа көннәр таңнарында. Карлар суга әйләнер, hәм ул иркен сулап куяр... Ә әлегә соры көннәр hэм чынга ашмаган хыял. Тик мин төгәл әйтә алам - тиздән килер берәр көн, Хэм мин бу зур шәhәрдә табырмын аның күзләрен!

Русский перевод

Она не смотрит из окна, тоскуя, кого-то ожидая, Она зажигает свечи и гасит их вдруг, дунув. Её грустные глаза — два глубоких бескрайних моря. Она не запирает дверь и не говорит "мы". Ищи её лёгкие шаги среди дорог. Она наплакалась вволю, измучилась в страданиях. Но теперь она пленница в самой сердцевине серых дней. Она просыпается по утрам всё с теми же мыслями. Она не узнаёт этот город — лабиринт тихих улиц. Она никому не звонит и не читает писем. В её тусклых глазах не найти светлого мгновения. "Прошёл ещё один день", — говорит она, ложась спать вечером. Её серебряные слёзы — крупные капли дождя, И никто не может согреть её замёрзшие руки. Я пока не могу сказать, но придёт день, И я найду её глаза в этом большом городе... Она совсем одна, она совсем одна по вечерам... Считают часы минуты в комнате с погасшим светом. Она снова зажигает свечи, когда наступают вечера. Часы считают минуты, крадя годы юности, Она грустит, как цветы, она совсем одна по вечерам! Она тоскует по прошлому, но понимает — оно прошло. Её верным другом остаётся только её дневник. В её мечтах — солнечная Куба, остров вечного лета, Её серебристые пляжи, ласковые волны моря. Она не любит романы о большой любви, Для неё чистые чувства умерли в прошедших веках. И она одинока, как я, ей грустно в этом мире. Она грустит, как цветы, в снежные холодные зимы. Она совсем одна по вечерам, и это действительно тяжело... Но она знает — нужно время, всё забудется. Весной чувства, как река, разольются из берегов. И она снова улыбнётся на рассвете новых дней. Снега превратятся в воду, и она вздохнёт свободно... А пока — серые дни и несбывшаяся мечта. Но я точно могу сказать — скоро придёт день, И я найду её глаза в этом большом городе!