Җырлыйк әле (беренче вариант)

Давайте споем (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Хор: Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырламый тормыйк әле; Чәчәк кебек яшь гомерне Бушка уздырмыйк әле. Кызлар: Бар егетнең үткеннәре, Кыелып очкан лачындай; Бар егетнең азгыннары, Май ашаган мәчедәй. Егетләр: Җаныем-җанашым килгән, Энҗе калфагын кигән; Сусыз мунчаларга кереп, Җаныем кашын көйдергән. Кызлар: Ике тауның арасы, Кара песи баласы; Сезнең кебек җырлый белә Безнең чебеш анасы. Егетләр: Бар кызларның чибәре - Читек-кәвеш кигәне; Бар кызларның килбөтсезе - Итек сөйрәп йөргәне. Хор: Җырлыйк әле, җырлыйк әле, Җырлыйк әле, иптәшләр; Иптәшләр үзебезнеке - Бәлки, гаеп итмәсләр.

Русский перевод

Хор: Давайте споем, давайте споем, Не будем молчать совсем; Молодость - как цветок весенний, Не тратьте ее зазря. Девушки: Есть удалые парни - Как сокол, срывающийся ввысь; Есть и шалые - Как кот, что масла объелся. Парни: Любимая-милая пришла, Жемчужный калфак надела; В сухую баню вошла - Любимой брови опалила. Девушки: Между двух гор - Черного котенка след; Так, как вы, умеет петь И наша курица-наседка. Парни: Самая красавица из девушек - В сапожках и калошах; Самая неуклюжая - Тащит за собой сапог. Хор: Давайте споем, давайте споем, Давайте споем, друзья; Друзья у нас свои - Может, и не осудят.