Ятны сөйсәң

Если полюбишь чужого

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Каралай кәбәч мин кистем, Тал җебекәй белән мин кистем. Киләмен дип вәгъдә бирдең, Тәрәзәдән китмәй мин көттем, Киләмен дип вәгъдә бирдең, Тәрәзәдән китмәй мин көттем. Ак мунчаларның артларында Әнекәем җитен талкыйдыр. Кызарып чыккан кояштай Сөйгәнемнең йөзе балкыйдыр, Кызарып чыккан кояштай Сөйгәнемнең йөзе балкыйдыр. Базардин алган дилбегә Базардин алган алмачуар атның ла муенында. Мине хурлап ятны сөйсәң - Чуар елан ятсын куйныңда, Мине хурлап ятны сөйсәң - Чуар елан ятсын куйныңда...

Русский перевод

Каравай я резала чёрный, Резала я ивовой нитью. Ты прийти мне клятвенно обещал, У окна я ждала, не сходя, Ты прийти мне клятвенно обещал, У окна я ждала, не сходя. За белёными банями Матушка мой лён треплет. Как красно взошедшее солнце, Лик любимого мой светел, Как красно взошедшее солнце, Лик любимого мой светел. На базаре купленные вожжи На шее у яблочно-пегого коня. Если, опозорив меня, полюбишь чужого - Пусть пёстрый змей в твоём лоне лежит, Если, опозорив меня, полюбишь чужого - Пусть пёстрый змей в твоём лоне лежит...