Тәзкирә

Тәзкирә

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Су буена төшкән идем, Яфрак ярган тал-тирәк шул. Яна дисәң, ялкыны юк, Ялкынсыз яна йөрәк. Сикереп-сикереп агадыр кар суы, Ник басылмый йөрәгем ярсуы? Безнең авыл аркылы ла Ага суның салкыны шул. Су сипсәң дә басылмыйдыр Янган йөрәк ялкыны. Нигә пешми икән лә җир җиләк? Нигә яна икән лә бу йөрәк? Агып китте, агып китте Яулыгым кар суына шул. Ах, җаныем, чыдый алмыйм Йөрәгем ярсуына. Сикереп-сикереп агадыр кар суы, Ник басылмый йөрәгем ярсуы?

Русский перевод

Я к берегу воды спустилась, Там ивы с тополями листвою развернулись. Скажешь - горит, а пламени нет, Без пламени сердце горит. Скачет-прыгает талая вода, Почему не стихает мой сердечный жар? Через нашу деревню Течет прохладная вода. Хоть обливай - не унимается Пламя горящего сердца. Почему не спеет земляника? Почему же горит это сердце? Уплыл, уплыл Платок мой в талую воду. Ах, душенька, не вынесу Сердечной ярости. Скачет-прыгает талая вода, Почему не стихает мой сердечный жар?