Су юлы (беренче вариант)

Водная тропа (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Су буенда акбүз атлар Бар да каеш нукталы; Сагынмам дип әйтмә, җаныем, Сагынырсың, тукта әле. Ай, җаныем, су юлы, Бик сагындым бу юлы. Суда сусар йөзә микән Сыртын суга салмыйча?! Син бәгыремне сагынып көтәм Юлдан күзем алмыйча. Ай, җаныем, суларда, Су чәчрәтеп уйнарга. Суда сусар йөзәдер, Сулары сай булса да; Бәгырем, хатлар язсана Өч кенә юл булса да. Ай, җаныем, суларда, Су чәчрәтеп уйнарга. Бакчаларга керәсең дә Гөлләргә үреләсең. Бер гөлгә, бер сиңа карыйм, Син матур күренәсең. Ай, җаныем, суларда, Су чәчрәтеп уйнарга. Бакчадагы гөлләремә Сандугачлар ияләшми; Рәсемнәрең кулларымда, Телләре юк, сөйләшми. Ай, җаныем, су юлы, Бик сагындым бу юлы.

Русский перевод

У воды белогривые кони, Все в ременных уздах; Не говори «не стану скучать», родная, Соскучишься - подожди хоть миг. Ай, родная, водная тропа, Так по тебе я скучала нынче. Разве выдра в воде поплывет, Не касаясь спиной воды?! Я, тоскуя по тебе, жду, Не отводя глаз от дороги. Ай, родная, в водах, Чтоб играть, брызгами рассыпая. В воде плывет выдра, Хотя вода и мелка; Родная, напиши мне письма, Хоть три строки. Ай, родная, в водах, Чтоб играть, брызгами рассыпая. В сады заходишь ты И к цветам тянешься. На один цветок, на тебя гляжу - Ты мне кажешься прекрасной. Ай, родная, в водах, Чтоб играть, брызгами рассыпая. К моим садовым цветам Не прилетают соловьи; Твои снимки в моих руках, Нет у них языка - не говорят. Ай, родная, водная тропа, Так по тебе я скучала нынче.