Сандугач баласы

Птенец соловья

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сандугачларны санама Исәбен тутырырга. Әйдә алма бакчасына Сөйләшеп утырырга. Сандугач баласы Алмагач ышыгында. Ычкынмаслык итеп бәйлим Мин сине гыйшыгыма. Сандугач кунган киртәдән Кисеп алдым чырагач. Ярын тартып алган идем, Кире бирдем елагач. Сандугач баласы Оча-оча талчыга. Юаш булсаң «мәнсез», диләр, Усал булсаң дан чыга. Сандугачлар кунып сайрый Гөлем, гөлем, гөлем, дип. Матурлык сатып алалмыйм Синең белән йөрим дип. Сандугач баласы Басмада түгел әле. Сезнең сөйгән ярыгыз да Госпада түгел әле.

Русский перевод

Не считай соловьёв - не заполнить им счёт. Пойдём в яблоневый сад, посидим, поговорим. Птенец соловья под сенью яблони. Я к своей любви привяжу тебя, чтоб не вырваться. С изгороди, где сидел соловей, срезал я лучину. Милую было утащил - вернул, когда заплакала. Птенец соловья в полёте устаёт. Будешь мягок - «никчёмный», скажут, будешь строг - слава придёт. Соловьи, присев, поют: «Цветочек мой, цветочек мой». Красоту не купишь, даже если с тобой хожу. Птенец соловья ещё не на мостках. И ваша любимая ещё не в тереме.