Кыйгак

Кыйгак

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шаулыйдыр нарат, һай, шаулыйдыр, Кыр казлары канат кайрыйдыр. «Кыйгак-кыйгак!» - каз кычкыра Еракларга очарга. Бер яшь егет ашкына ла Сөйгән ярын кочарга. Бөдрә лә чәчен җилфердәтеп Тәрәз ачып бер кыз карыйдыр. «Кыйгак-кыйгак!» - каз кычкыра, Кайсы якның казы икән? Ег(е)те алса, кызы барса. Бәхет башы шул микән? Уйсу ла җиргә су җыела, Шунда кыр казлары коена. «Кыйгак-кыйгак!» - каз кычкыра, Бәпкәсен җуйган микән? Ег(е)те көтә, кызы чыкмый, Бигрәк назлы яр икән. Сөйгән ләй кызын уйлый-уйлый Арысландай егет боега. «Кыйгак-кыйгак!» - каз кычкыра, Кайсы диңгез казы икән? Иләс-миләс егет башы, Гыйшкы бигрәк каты икән.

Русский перевод

Шумит сосна - ох, шумит ветрами, Полевые гуси точат крылья. «Кыйгак-кыйгак!» - гусь кричит в просторе, В дальний путь лететь ему пора. Юный парень рвется всей душою Обнять любимую свою. Кудри развевая на ветру, Девушка у окна приоткрытого глядит. «Кыйгак-кыйгак!» - гусь кричит над степью, Чьих же это гусей сторона? Парень взял бы - девушка ушла бы. Не в том ли счастья начало? В низине собирается вода, Там купаются полевые гуси. «Кыйгак-кыйгак!» - гусь кричит тревожно, Не потерял ли он гусенка? Парень ждет, а девушка не выходит, Уж больно нежная она. Думая о милой без конца, Парень иссыхает, словно лев. «Кыйгак-кыйгак!» - гусь кричит над морем, Чьих же это морских гусей голос? Кружится голова у парня, Любовь его до боли крепка.