Кашың кара, буең зифа (Чибәр кызга)

Черные брови, стройный стан (Красавице)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Карлыгандай кара, ай, күзләрең, Бөрлегәндәй йөзләрең. Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы Сөям дигән сүзләрең. Алма бакчасының юлы Тәрәзәләргә туры. Әллә сиңа бирелдеме Бөтен дөньяның нуры?! Кашың кара, буең зифа, Күзең дә кара синең. Кара күзеңә карасам, Йөрәгем яна минем. Бишмәтеңдә синең, ай, биш төймә, Нигә төймәләмисең? Аралар да безнең, ай, ерак түгел, Нигә килгәләмисең? Алма бакчасының юлы Тәрәзәләргә туры. Әллә сиңа бирелдеме Бөтен дөньяның нуры?! Кашың кара, буең зифа, Күзең дә кара синең. Кара күзеңә карасам, Йөрәгем яна минем.

Русский перевод

Черны, как смородина, ай, твои глаза, Лицо твое - как ягоды брусники. Слаще сахара, ай, слаще меда Слова твои: «Люблю». Дорожка яблоневого сада Прямо к окнам ведет. Неужто тебе достался Весь свет этого мира?! Брови твои черны, стан твой строен, И глаза твои черны. В черные глаза загляну - Сердце мое горит. На бешмете твоем, ай, пять пуговиц - Почему не застегнешь? Между нами, ай, не так уж далеко - Почему не приходишь? Дорожка яблоневого сада Прямо к окнам ведет. Неужто тебе достался Весь свет этого мира?! Брови твои черны, стан твой строен, И глаза твои черны. В черные глаза загляну - Сердце мое горит.