Герман көе (өченче вариант)

Татарская народная песня - Герман көе (третий вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Атландым атның биленә, Киттем Герман җиренә. Герман җире яшен үлән, Әллә саргаеп үләм. Әллә күрәм, әллә күрмим, Әллә саргаеп үләм. Әнкәй ашың пешеп чыккач, Балаларың җыелыр ла, Алар булып мин булмагач, Күз яшьләрең коелыр... Алар булып мин булмагач, Күз яшьләрең коелыр... Өй артындагы миләшне Кемнәр кискән балан дип шул. Чит илләрдә сораучы юк Хәлең ничек балам, дип. Чит илләрдә сораучы юк Хәлең ничек балам, дип. Агыйделдә таллар бар да, Яфракларда баллар бар шул. Алда яфрак, илдә хәсрәт, Сездә нинди хәлләр бар. Алда яфрак, илдә хәсрәт, Сездә нинди хәлләр бар. Исемнәрен белми кайттым Герман калаларын ла. Әнкәй бәхетләрен телә Калган балаларыңа. Әнкәй бәхетләрен телә Калган балаларыңа. Әнкәй мине тапкачта ла, Ак биләүгә биләгән шул, Ак биләүләргә биләгән, Бәхете булсын димәгән. Ак биләүләргә биләгән, Бәхете булсын димәгән.

Русский перевод

Вскочил на спину коня - И в Германскую землю. Германская земля - трава зелёная, А я - не то желтею, не то умираю. То вижу, то не вижу, То желтею, то умираю. Как мать сварит обед, Соберутся твои дети, А меня среди них нет - И слёзы твои польются... А меня среди них нет - И слёзы твои польются... Рябину за домом Кто-то срубил, мол, калина. В чужих краях никто не спросит: «Как ты, дитя моё?» В чужих краях никто не спросит: «Как ты, дитя моё?» На Агидели есть ивы, На листьях - будто мёд. Впереди - листва, в стране - печаль, А у вас какие вести? Впереди - листва, в стране - печаль, А у вас какие вести? Вернулся, не зная имён Немецких городов. Мать счастья желает Оставшимся детям твоим. Мать счастья желает Оставшимся детям твоим. Когда мать меня родила, В белые пелены укутала, В белые пелены укутала - Не попросила, чтоб счастье было. В белые пелены укутала - Не попросила, чтоб счастье было.