Гармунчыга (өченче вариант)

Гармунчыга (третий вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кулларыңда тальян гармун Әйдә әле, бер тарт әле. Уйнап үскән, җырлап киткән Көйләрне сайрат әле. Шөгер-Арчаларны уйна, Шахтаны, Сарманнарны. Уйна, искә алыйк Илгә кайта алмый калганнарны. Уйна, гармун, җаныбызны Сагыш сарган көннәрдә. Шушы моңнар алып кайта Туган үскән җирләргә. Алып кайта, алып китә, Качып булмый язмыштан. Өзгеләнеп, туган-үскән Җирдән китеп ялгышкан. Урам көйләре хәзер дә Колакта чыңлап тора. Туган якларга кайтабыз, Гармуннар тыңлап кына.

Русский перевод

В руках твоих тальян-гармонь, Ну-ка, сыграй, протяни ещё. Напевы детства, песни в путь - Дай им звенеть, взлететь, запеть. Сыграй «Шөгер-Арчалар», «Шахтаны», «Сарманнарны». Играй - помянем тех, кто в край Вернуться так и не смогли. Играй, гармонь, когда тоска Душу обвивает день за днём. Эти напевы возвращают К земле, где выросли, к родному. Возвращает и уводит, От судьбы не ускользнёшь. Кто, надрываясь, ошибся, С родной земли ушёл вразрез. Уличные напевы ныне В ушах звенят, как прежде, так. Мы возвращаемся в родные края, Лишь слушая звучанье гармоней.