Оригинальный текст
Агыйделнең аръягында
Сулар тынгандыр инде.
Һәркемнең дә үз хәсрәте
Була торгандыр инде.
Яр буйларында тыңладым
Суларның агышларын.
Кемнәр генә басар икән
Йөрәгем сагышларын?
Агыйдел каты акса да,
Комнары кала икән.
Кайгы-хәсрәтләр бетсә дә,
Моңнары кала икән.
Ага сулар, ага сулар,
Ага сулар үрләрдән.
Бик тиз генә кайтып булмый,
Бер киткәчтен илләрдән.
Русский перевод
На том берегу Агидели
Воды утихли, должно быть.
У каждого, наверно, есть
Своя печаль на этом свете.
На берегах я слушал
Течение струй реки.
Кто же сможет ступать
На тоску в сердце моём?
Хоть Агидель бурлит и льётся,
Остаются её камни.
Исчезни даже горе-печаль -
Мелодии останутся навеки.
Текут воды, текут воды,
Текут воды с вершин.
Не вернуться так быстро,
Раз уехав из краёв родных.