Җомга (Тал бөресе)

Җомга (Тал бөресе)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачым, әйтеп сайра: Сөйгән ярым кайларда? Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күңелләрем. Акрын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын. Агыйделләр дулкынлана, Дулкынлану, комлана; Басып сайрар талы сынса Сандугач та моңлана. Моңлы кичтә тальян гармун Кемнәр уйнатыр инде? Син булмагач, күңелемне Кемнәр юатыр инде? Гармуныңны тартып уйна Үрләргә менгәндә дә; Онытасым юк үлгәндә дә, Гүрләргә кергәндә дә.

Русский перевод

Ивовый пух, ивовый пух, Пух на ивах у воды; Соловей мой, пой, поведай: Где любимый мой, где ты? Соловей мой, улетаешь - Высохли твои пруды; К тебе каждый день стремится Сердце, полное мольбы. Ветер тихий колыхает Тростники Агидели; Кто не в разлуке, тот не знает Горьких песен о тоске. Агидели взволновались, Волны катятся в песок; Сломишь иву, где он пел бы, И заплачет соловей. В скорбный вечер тальян гармонь Кто же нынче заведёт? Без тебя моё страдание Кто утешит, кто спасёт? Гармонь тяну - играю, слышь, Даже к высоте идя; Не забыть тебя и в смерти, И в могилу сходя.