Оригинальный текст
Әлли-бәлли итәргә
Ал бишеге бар аның,
Иркәләргә, сөяргә
Үз әнкәсе бар аның.
Әлли-бәлли, йом күзең,
Йом-йом күзең, йолдызым.
Кичтән йокың кала да,
Елап үтә көндезең.
Әткәсе аның мал суяр,
Әнкәсе аның май турар,
Җылак бала ашап куяр,
Җылакларын ташлап куяр.
Әлли-бәлли итәр бу,
Үсеп буйга җитәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу,
Галим булып җитәр бу.
Әлли-бәлли көйләрмен,
Хикәятләр сөйләрмен,
Изге теләк теләрмен,
Бәхетле бул, диярмен.
Русский перевод
Есть у него колыбель покачивать,
Есть у него собственная мамочка
Ласкать и любить.
Баю-бай, closе свои глазки,
Закрывай свои глазки, моя звёздочка.
Сон с ночи не доходит,
А день ты проводишь в слезах.
Отец его скот пасёт,
Мать его масло сбивает,
Ребёнка шалуна накормит,
Шалости его оставит.
Баю-бай он будет,
Вырастет, встанет он,
В медресе он пойдёт,
Учёным станет он.
Баю-баи напеваю я,
Сказки рассказываю я,
Добрые пожелания желаю я,
«Счастлив будь!» - говорю я.