Ай, җаный, суларда (беренче вариант)

Ай, джаный, у вод (первый вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әйдә, иркәм, алып барам Чишмәләргә, суларга; Чишмәләрдән су алганда Су чәчрәтеп уйнарга. Ай, җаный, суларда ла Су чәчрәтеп уйнарга. Өй эчләренә керәсең, Гөлләргә үреләсең; Гөлгә карыйм, сиңа карыйм - Син матур күренәсең. Ай, җаный, күз нурым, Син матур күренәсең. Атлар җиктем мин чанасыз, Чыгып киттем чарасыз; Күрер күзгә зур да түгел, Чибәрлеккә чамасыз. Ай, җаный, күз нурым, - Чибәрлеккә чамасыз. Абау, бәгърем, керфегең, Бирче миңа бөртеген; Бик еракларга китәм ич, Төсең итеп йөртермен. Ай, җаный, керфегең, Төсең итеп йөртермен.

Русский перевод

Пойдем, милая, я поведу тебя К родникам, к тихим водам; У родников, набирая воду, Играя, брызги разметать. Ай, джаный, у вод да Играя, брызги разметать. Ты входишь в светлые дома, К цветам склоняешься рукою; На цветы гляжу, на тебя гляжу - Ты видишься мне прекрасной. Ай, джаный, свет моих глаз, Ты видишься мне прекрасной. Я впряг коней без саней, Вышел в путь, не зная меры; Не так уж велика на взгляд, Зато красоте нет меры. Ай, джаный, свет моих глаз, - Красоте твоей нет меры. Ох, душа моя, ресницы, Дай мне хоть одну из них; Я ведь далеко уеду, Буду носить ее как облик твой. Ай, джаный, ресницы, Буду носить ее как облик твой.