Ай-һай, җанкаем

Ай-һай, душенька

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сызылып киткән кашларың ла, Карлыгандай күзләрең. Йөрәгемне җилкендерә Сөям дигән сүзләрең. Ай-һай, җанкаем, Сөям дигән сүзләрең! Бакчаларга кояш төшә, Кызарып алма пешә. Алма кебек сөйгән ярым Көн дә исемә төшә. Ай-һай, җанкаем, Көн дә исемә төшә! Сандугачтыр өзелеп сайрый Су буйенда, тирәктә. Күз карашың бигерәк матур, Рәхәт бирә йөрәккә. Ай-һай, җанкаем, Рәхәт бирә йөрәккә! Сибелә чәчем, сибелә чәчем, Иртән искән җилләрдә. Бергә рәхәт, тормыш корыйк Туган үскән илләрдә! Ай-һай, җанкаем, Туган үскән илләрдә! Бергә рәхәт, тормыш корыйк Туган үскән илләрдә!

Русский перевод

Брови тонкие изогнуты, Смородинные глаза. Сердце мне волнует снова Твоё слово: «Я люблю». Ай-һай, душенька, Твоё слово: «Я люблю»! Солнце в сад ложится мягко, Яблоко краснея зреет. Как то яблоко, любимая, Каждый день в мыслях мерцаешь. Ай-һай, душенька, Каждый день в мыслях мерцаешь! Соловей поёт, заливаясь, У воды, в листве кружится. Взгляд твой так прекрасен, милый, Сердцу сладко и легко. Ай-һай, душенька, Сердцу сладко и легко! Рассыпаются мои косы В утреннем попутном ветре. Вместе сладко, жизнь устроим В родных, взрастивших нас краях! Ай-һай, душенька, В родных, взрастивших нас краях! Вместе сладко, жизнь устроим В родных, взрастивших нас краях!