Авыл көе (алтынчы вариант)

Деревенская мелодия (шестой вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз, хуш, иркәм. Вакытлыча аерылганга Түзәргә кирәк икән. Аерылабыз, аерылабыз, Бир, иркәм, кулларыңны. Киләчәктә бәхетсезлек Көтмәсен юларыңда. Алсу күбәләкләр оча Зәңгәрсу болытларда. Әрнемәче, йөрәккәем, Бер генә минутларга. Агыйделдә өч үрдәк, Өчессенә бер оя. Аерылмабыз дигән идек Аера икән дөнъя. Аерылабыз, аерылабыз, Аерылабыз күпкәме? Әллә айга, әллә елга, Әллә гомерлеккәме? Агыйдел каты акса да, Төбе камышлык икән. Аерылуларны уйламичә, Нигә таныштык икән. Агыйдел параходына, Әлеп калдырдым йозак. Аерылулар тиз булса да, Күрешүләре озак.

Русский перевод

Расстаемся, расстаемся, Расстаемся, прощай, мой милый. Видимо, с тем, кто расстался Временно - нужно помириться. Расстаемся, расстаемся, Дай, милый, твою руку. Пусть в будущем несчастье Не ждет на твоем пути. Розовые бабочки летают В лазурных облаках. Умоляю, мое сердечко, Хоть на минуточку. На Агидели три утки, На троих - одно гнездо. Мы говорили, что не расстанемся, А мир, оказывается, разлучает. Расстаемся, расстаемся, Расстаемся - надолго ли? То ли на месяц, то ли на год, То ли навсегда? Хоть Агидель течет быстро, Дно ее заросло камышом. Не думая о расставании, Зачем мы познакомились? На агидельский пароход, Я оставила замок. Хоть расставания бывают быстрыми, Прощания - долгие.