Ашхабад

Ашхабад

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Әй, дусларым, дусларым ла, Дусларым бәгырьләрем. Сез дуслардан аерылсам, Ялгыз башым нишләрмен. Алма булса, шундый булсын, Бересен бишкә бүләрлек. Дустың булса, шундый булсын, Синең өчен үләрлек. Китә казлар, китә казлар, Китә казлар еракка. Сез дусларны охшатамын Пешкән виноградка. Уйсу җирдә дым була, Дым бар җирдә су була. Яшь вакытта уйна (аша) да көл (эч), Картайгачтың соң була. Урман эчләрендә урман, Ничек чыгармын инде? Сез дуслардан аерылсам, Ничек чыдармын инде? Чылтрап аккан чишмәләрдә, Туктыйк әле дусларым. Чишмә кебек моңландырып, Җырлыйк әле дусларым.

Русский перевод

Эй, друзья мои, друзья, Друзья, мои сердечные. Если с вами я расстанусь, Как один я жить сумею? Если яблоко - пусть такое, Чтоб на пятерых делилось. Если друг - такой, чтоб ради Тебя жизнь отдать решился. Улетают гуси, гуси, Улетают в дали дальние. Вас, друзья, я уподоблю Винограду спелой грозди. В низинах рождается влага, Где влага - вода встаёт. Пока молод - пей да радуйся, Состареешь - поздно будет. Лес в лесу - как выбраться мне? Как же выйти, что поделать? Если вдруг с друзьями разлучусь, Как же это мне осилить? У журчащих светлых ключиков Остановимся, друзья. Как ручей нам песню грустную Пропоём ещё, друзья.