Оригинальный текст
Ике матур суга бара, Сәрия,
Җем-җем кара чиләге, Сәрия.
Безнең шәһәрнең кызлары, сандугач баласы ла,
Безнең шәһәрнең кызлары - пешкән кура җиләге.
Сандугачлар сузып сайрый, Сәрия,
Урманнарда, чыршыда, Сәрия.
Минем дустым бигрәк уңган, сандугач баласы ла,
Минем дустым бигрәк уңган - гармунчы да, җырчы да!
Җир җиләген бик яратам, Сәрия,
Алсуланып пешкәнен, Сәрия!
Без яшьләрне яратабыз, сандугач баласы ла,
Без яшьләрне яратабыз, яшьтән эшләп үскәнен.
Русский перевод
Две красавицы идут по воду, Сәрия,
Чёрные вёдра блестят, Сәрия.
Девушки нашего города - птенцы соловья,
Девушки нашего города - спелая лесная малина.
Соловьи распеваются протяжно, Сәрия,
В лесах, в ельниках, Сәрия.
Мой друг такой умелый, птенец соловья,
Мой друг так умел - и гармонист, и певец!
Землянику я очень люблю, Сәрия,
Румяно спелую, Сәрия!
Мы молодых любим, птенец соловья,
Мы молодых любим - что с юных лет трудом выросли.