Дәүләки

Дәүләки

Исполнитель
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Шаулый шомырт урманнары Бары тик Дәүләкидә. Урамнарда - азан моңы, Иман нуры - һәр өйдә. Дәүләки тугайларында Калды яшьлек эзләре. Йөгереп кайттым Сабантуйга Бик сагындым - түзмәдем. Йөрәккәем ярсып яна, Сизеп гомер үткәнне. Кыз тавына карап багам Алда ниләр көткәнне. Бола, Чирмешәннең гашыйк Дулкыннары Зөядә. Ике елга кавышкан бит, Кавышмасак, сөймә дә. Сабантуйда яшьлек үзе Кайтыр су буйларына. Дөрләтик сөю учагын, Ялкын сал кулларыма.

Русский перевод

Шумят черемуховые чащи Лишь в одном - в Дәүләки. По улицам плывет азан, Свет имана - в каждом доме. На лугах Дәүләки Остались следы юности. Я прибежал на Сабантуй - Так тосковал, не выдержал. Сердце мое жаром пылает, Чуя, как годы прошли. На гору Кыз смотрю я - Что впереди меня ждет. Вола и Черемшан - влюбленные, Их волны - в Зөя. Две реки ведь сошлись, Если не сойдемся - не люби. На Сабантуе сама юность Вернется к речным берегам. Раздуем очаг любви, Плесни мне пламя в ладони.