Оригинальный текст
Акыллы да, тырыш та ул үзе,
Беләм аны бала чагыннан.
Шушы егет бүген саубуллашып
Китеп бара туган ягыннан.
Мине тыңлап кына борылмассың,
Китәм диеп шулай җыенгач.
Үкенерсең әле киткәнеңә,
Тузып юкка чыккан нигезеңә,
Абынып барып, талып кайтып егылгач.
Минем янда калыр улым диеп,
Әнисе бит яңа өй салган.
Шул ананың бердәнбере бит син,
Чит җирләрдә сиңа ни калган.
Мине тыңлап кына борылмассың,
Китәм диеп шулай җыенгач.
Үкенерсең әле киткәнеңә,
Тузып юкка чыккан нигезеңә,
Абынып барып, талып кайтып егылгач.
Борылып кара туган нигезеңә,
Хәтереңә төшер үткәнне.
Китәм дисең, егет, белмисең шул
Чит җирләрдә ниләр көткәнен.
Мине тыңлап кына борылмассың,
Китәм диеп шулай җыенгач.
Үкенерсең әле киткәнеңә,
Тузып юкка чыккан нигезеңә,
Абынып барып, талып кайтып егылгач.
Русский перевод
Он и разумен, и трудолюбив,
Я знаю его с малых лет.
Этот парень сегодня прощаясь
Уезжает с родных сторон.
Ты меня не послушаешься,
Раз уж собрался - «ухожу».
Ещё пожалеешь об уходе,
Об опустевшем, разрушенном доме,
Споткнувшись в пути, изнемогши, падёшь.
«Пусть сын останется со мной», -
Мать ему новый дом возвела.
Ты ведь единственный у этой матери,
Что тебе осталось на чужбине.
Ты меня не послушаешься,
Раз уж собрался - «ухожу».
Ещё пожалеешь об уходе,
Об опустевшем, разрушенном доме,
Споткнувшись в пути, изнемогши, падёшь.
Обернись к своему очагу,
Вспомни всё, что было.
Говоришь: «уйду», парень, не знаешь ты,
Что на чужбине тебя ожидает.
Ты меня не послушаешься,
Раз уж собрался - «ухожу».
Ещё пожалеешь об уходе,
Об опустевшем, разрушенном доме,
Споткнувшись в пути, изнемогши, падёшь.