Рәхмәтлемен (икенче вариант)

Благодарен (второй вариант)

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Рәхмәтлемен синең әнкәеңә Сиңа гомер бүләк иткәнгә. Сиңа яшәү биреп, мине хисле итеп, Тормышымны нурга төргәнгә. Минем өчен туган матурым син, Язмышым да минем, бәхетем дә. Гомерем буе сине яшәтәсе иде Сөеп кенә күңел тәхетендә. Рәхмәтлемен мәңге Ходаема Сине миңа насыйп иткәнгә. Еллар дәвамында меңнәр арасында Сине миңа саклап йөрткәнгә. Рәхмәтлемен сиңа, жан сөйгәнем, Язмышымны гөлгә күмгәнгә. Күреп күзем туймас, сөеп күңел тынмас Мәхаббәтем булып килгәнгә.

Русский перевод

Благодарен я твоей матери За дарованный тебе свет жизни. Тебя к жизни приведя, меня сделав чувствительным, Мою судьбу она в сиянье облекла. Ты для меня родилась, красавица, Ты и судьба моя, и счастье мое. Всю жизнь бы мне тебя беречь и хранить, Любя на троне сердца одного. Благодарен вечно я Всевышнему За то, что мне тебя он ниспослал. Среди тысяч в череде бегущих лет Он для меня тебя оберегал. Благодарен я тебе, душа любимая, За то, что судьбу мою цветами укрыла. Глаз не насытится, сердце не умолкнет, За то, что пришла моей любовью.