Оригинальный текст
Язгы урманның яшел буе-сыны
Салкын күлләрнең көмеш дулкыны
Һәм бәллүр сулы чишмәнең янында
Без көенеп хушлаштык мәңгегә
Җил безгә юлны күрсәтте
Кайгырган күңелне юатты
Тик язның яме шиңде йөрәктә
Чөнки син мине калдырдың мәңгегә
Шәүлә булып чыгам бусага
Изге өмет талпына һавада
Тояк тавышы сизәргә ышанам
"Азат бөркетем" дип хаман чакырам
Көзге урманның гәрәбә күлмәге
Кайтты сугыштан ильтәбәр гаскәре
Чит далада калган кабере
Болгар байрагы саклар хәтерне
Русский перевод
Зелёный силуэт весеннего леса,
Серебристая волна холодных озёр,
И у родника с хрустальной водой
Мы, скорбя, простились навсегда.
Ветер указал нам путь,
Утешил скорбящую душу,
Но очарование весны увяло в сердце,
Ведь ты покинул(а) меня навсегда.
Я выхожу за порог, словно тень,
Святая надежда трепещет в воздухе,
Верю, что услышу стук копыт,
Всё зову: «Мой вольный орёл!»
Янтарный наряд осеннего леса,
Войско ильтебара вернулось с войны,
Его могила осталась в чужой степи,
Болгарское знамя хранит память.