Казакъ дустыма

Казахскому другу

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Казан дигән каладан, Юлдашлар, Идел белән Камадан, Юлдашлар, Тукай йөргән төшләрдән, Меңнәрчә дус-ишләрдән Сезгә күп сәлам, Сезгә күп сәлам! Җамбулны онытмаган, Юлдашлар, Картлар һәм оныклардан, Юлдашлар, Атаклы Ала-тауга, Күпләгән бала тауга, Бездән зур сәлам, Бездән зур сәлам! Безнең хәлгә килгәндә, Юлдашлар, Кызлар сездә кияүдә, Юлдашлар, Әйбәт нигез корсыннар, Әйбәт, тигез торсыннар. Әйтегез сәлам, Әйтегез сәлам! Яшел чирәм далада, Юлдашлар, Хәзер кая карама, Юлдашлар, Эштә безнең якташлар, Хезмәттә сынатмаслар. Әйтегез сәлам, Әйтегез сәлам!

Русский перевод

Из города Казани, друзья, От Идели и Камы, друзья, С тех мест, где ходил Тукай, От тысяч друзей-товарищей Вам много приветов, Вам много приветов! Кто помнит Джамбула, друзья, От стариков и внуков, друзья, К славной Ала-Тау, Ко множеству детских вершин, От нас большой привет, От нас большой привет! Что до наших дел, друзья, Девушки у вас в женихах, друзья, Пусть крепкий очаг устроят, Пусть дружно и ровно живут. Передайте привет, Передайте привет! В зелёной степной траве, друзья, Куда ни взгляни теперь, друзья, В работе наши земляки, В труде не подведут. Передайте привет, Передайте привет!