Артиллерист Гыйльфан

Артиллерист Гильфан

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Кулларын ул тезләренә салган, Кулларында шундый тамырлар. Күз төшерү белән карт солдатлар Бергә узган юлны танырлар. Уйнатты ил азатлыгы өчен Кулларында авыр тупларны. Туплар, туплар дүрт ел буе Җирдә Белмәделәр һич тә туктауны. Тәрәзәдә кичке шәфәкъ яна, Менә бит ул яшьлек син кайда. Кичке шәфәкъ артиллерия утын Хәтерләтеп яна Гыйльфанга. Бар микән ул шәфәкъ нурларына Күп караучы кеше Гыйльфаннан. Үткән гомер үкенечле түгел, Сау, исән-сау булып ил калган.

Русский перевод

Руки он сложил себе на колени, Вздулись жилы, врезались, как сталь. Старым солдатам стоит лишь взглянуть - И узнают путь, что вместе прошагали. Ради свободы Родины крутил он Тяжелые пушки в ладонях своих. Пушки, пушки - четыре года кряду Земле не давали ни отдыха, ни тишины. За окном горит вечерняя заря, Вот она, юность, ты где же теперь. Вечерняя заря артиллерийский Огонь напоминает Гильфану. Есть ли на зарю глядящий чаще, Чем Гильфан - в ее лучи, в ее даль. Прожитые годы - не повод для горечи: Родина цела и жива осталась.