Башка берни дә кирәкми

Больше ничего не нужно

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туып-үскән шушы җирнең ямен Алыштырмый икән һичнәрсәң. Башка берни дә кирәкми, Үзем чапкан печәннәрне Бер туйганчы иснәсәм. Миңа гына шулай тоела микән Бөтен рәхәтләре соң аның? Башка берни дә кирәкми, Үзем тапкан чишмәләрнең Ятып эчсәм суларын. Үрләре дә зәңгәр дулкын-дулкын, Ул үрләрнең чиге кайда соң? Башка берни дә кирәкми, Дусларның мин гомерем буе Тойсам җылы карашын.

Русский перевод

Красу земли, где рос и родился, Ничем не заменить, как ни старайся. Больше ничего не нужно, Лишь бы сено, что я косил, До сыта вдыхать его дух. Мне ли одному так кажется, Вся ее отрада - это здесь? Больше ничего не нужно, Лишь бы родников, что я нашел, Лечь и пить живую воду. Гривы сини, волной за волной, Где же край у этих гряд? Больше ничего не нужно, Лишь бы всю мою жизнь Чувствовать теплый взгляд друзей.