Кем уйлаган

Кто бы мог подумать

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Җәйге таң авыл өстендә Сызылып килгәндә, Гармунның моңы сибелде Тыныч өйләргә. Тыңладыңмы син ул җырны Йокы аралаш? Тордыңмы син, хисләреңә Түзә алмагач? Күчердеңме, без килер дип, Тәрәз гөлеңне? Күтәрдеңме, күрермен дип, Ап-ак өлгеңне? Төшмәдек без сезгә табан Урам чатыннан, Таралдык чыклар эченнән, Ындыр артыннан. Аннан бирле, беләсеңме, Күпме ел үтте, Ләкин ул көннәр йөрәкне Кабат җилкетте. Ул чагында кем уйлаган Яр булырсың, дип. Тормышка бергә керерлек Пар булырсың, дип.

Русский перевод

Когда летний рассвет Забрезжил над селом, Напев гармони рассыпался По тихим домам. Слышала ли ты ту песню Сквозь сон? Встала ли ты, не в силах Справиться с чувствами? Переставила ли ты, ожидая нас, Цветок на окне? Поднимала ли ты, чтобы я увидел, Свою ослепительно белую занавеску? Мы не ступили на тропу к вам От переулка, Мы разошлись среди росы, За гумном. С тех пор, знаешь ли, Прошло сколько лет, Но те дни снова Взволновали сердце. В то время кто бы мог подумать, Что станешь спутником жизни. Кто бы мог подумать, Что станем парой, вступающей в жизнь вместе.