Келиндерләр

Клиндеры

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Нәрсә салыйм икән әнкәйгә мин Аны димен чиксез сөендергән? Хат ахырында гына әйтеп куя: " Оныта күрмә, улым, клиндерләр..." Картайды нык, тешләре дә төшкән. Колакка да хәзер ул саграк... Нигә инде шунда сорамаска Берәр тәмле нәрсә, йомшаграк. Кешеләрдән миңа бик уңайсыз, Сине баккан ич ул, киендергән. Зурдан кубып, имеш, күчтәнәчкә Клиндерләр җибәр, клиндерләр Ерактан ук барыбер күреп торам Клиндерне чәйдә җебеткәнен. Уйлыймы ул: арыш, бодай үскән Басуларда озын юл үткәнен. Бу дөньяда бары мин генә шул, Мин генә шул аның көен белгән. Буранмы ул, яңгырмы ул тышта - Клиндерләр эзлим, клиндерләр...

Русский перевод

Что бы матери послать мне, что б ей Беспредельно радость подарило? Лишь в конце письма она шепнула: "Не забудь, сынок, клиндеры..." Сильно постарела, зубы выбиты, И к ушам теперь она нежней... Что ж не попросить ей, по-людски, Что-то вкусное, помягче ей. Перед людьми мне так неловко, Ты ведь вырастилa меня, одела. С важным видом, будто бы к гостинцу, Шлёшь клиндеры - клиндеры. Издалёка всё равно я вижу - Как в чае клиндеры размокают. Думает ли: рожь и пшеница выросли, Долгий путь по полям прошли? В этом мире только я один, Только я её печаль услышал. Вьюга там или дождь за окном - Клиндеры ищу, клиндеры...