Оригинальный текст
Гармун уйныйм, гармун уйныйм,
Һаман гармун уйныйм мин,
Остарып җиткәч, барсын да
Биетергә уйлыйм мин.
Учларыңны шакылдатып,
Чәчләреңне сыпыр да
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпыр-тыпыр тыпырда.
Булыр әле абыйларны
Биеткән көннәрем дә,
Әлегә бармак биетәм
Мин гармун телләрендә.
Тыпыр-тыпыр тыпырдап,
Тыкыр-тыкыр тыкырдап,
Кинәт идән уртасына
Чыкты апам башмагы,
Абый ботинкасы белән
Кинәт бии башлады.
Бии әти итеге дә,
Әнием галошы да,
Бии әби читеге дә -
Бииләр барысы да!
Читтә тора яңа туфли,
Ник уртага кермидер?
Кибеттән генә кайткан шул,
Әле бии белмидер...
Тыпыр-тыпыр тыпырдап,
Тыкыр-тыкыр тыкырдап,
Әй, бии итек, читекләр!
Әй, уйныйм мин, уйныйм мин,
Минем кебек шәп гармунчы
Юктыр диеп уйлыйм мин!
Русский перевод
Я гармонь играю, играю,
Все гармонь тяну, тяну,
Подрасту - и всех подряд
В пляску я пущу одну.
Ладонями щелкни звонко,
Косы встряхни - и в такт
Тыпыр-тыпыр, тыпыр-тыпыр,
Тыпыр-тыпыр - пляши вот так.
Будут дни - и старших братьев
Я в пляску поведу,
А пока пальцы пляшут
На язычках гармонью.
Тыпыр-тыпыр - тыпырда,
Тыкыр-тыкыр - тыкырда,
Вдруг на середину пола
Вышла тапка у сестры,
И ботинок брата рядом
Вдруг пустился в пляс с ней.
Пляшет папин сапог тоже,
Мамин ботик тоже тут,
Пляшут бабушкины чити -
Пляшут все, куда ни глядь!
Сбоку новые туфли -
Почему не в круг идут?
Только с лавки принесли их,
Еще плясать не знают, ждут...
Тыпыр-тыпыр - тыпырда,
Тыкыр-тыкыр - тыкырда,
Эй, пляшите, сапоги и чити!
Эй, играю, я играю,
Нет, как я, гармошки мастера,
Так я думаю, мол, верно.