Бикмулла йокысы

Сон Бикмуллы

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Бу дөньяда барсы да бар, Бөтен нәрсә бик мул ла, - Ничек йокы симертәсең Төшкә хәтле, Бикмулла?.. Бал кортлары болыннарда Җыеп йөри аңа бал; Тавыклар да кытаклыйлар: "Күкәй салдык, чыгып ал!" Бакчаларда алма, чия Кызарып пешеп тора. Бикмулланың авызына Өзелеп төшеп тора. Күмәч, коймак, кыстыбыйлар Үсеп тора басуда Бөтенесе Бикмуллага, Бикмуллага барсы да! ...Бер заманны карап бакса, Өстәл өсте тап-такыр. -Әни, ашарга китер! - дип, Кычкыргач ничә тапкыр, Килде ана, алъяпкычка Яшереп ике кулын. -Кара эшкә тотынмыйм дип, Казан асмадым, улым. Бәрәңге дә юк бакчада, Иген үсми басуда. Түшәмгә төкереп ята Синең кебек барсы да. "Харап булабыз бит инде, Нигә эшләмисез?" - дим. Алар әйтә: "Бикмулладан Безнең кай төшебез ким?" Бер көн ашамый Бикмулла, Ике, өч көн ач тора. Чүлмәкләрне барып карый, Шкафларны ачтыра. Эчләре эчкә ябышкач, Елаган да үкергән. Уянып киткәч сөенгән- Ярый әле төш күргән!.. Үзе уянды Бикмулла, Намусы уянырмы? Мин Бикмулла түгелме, дип Башкалар уйланырмы?

Русский перевод

В этом мире есть всё на свете, Изобилие - просто рай, - Как ты сон до полудня растишь, Бикмулла, открой же глаза?.. Пчёлы в лугах ему мёд собирают; И куры кудахчут вслед: «Яйца снесли - выходи, забирай, - Твой готовый обед!» В садах яблоки, вишни рдеют, Созревают, сияют жарко. Прямо в рот Бикмулле, как в небо, Срываются сладкой подарком. Пироги, блины и кыстыбый Прорастают на поле спелом. Всё - для Бикмуллы, всё - ему, Всё - Бикмулле без дела! ...Вдруг оглянулся - стол пустой, Ни крошки, ни следа. «Мама, неси поесть!» - кричит Он снова и снова тогда. Пришла мать, руки спрятала Под фартук, как в тень: «Не берусь я за чёрный труд, Казан не ставила, сын». Нет картошки в саду, нет хлеба На полях - пустота. Все лежат и плюют в потолок, Как ты, вот и беда. «Пропадём ведь совсем, - говорю, - Почему не трудитесь?» А они отвечают: «С Бикмуллой Разве мы чем-то ниже?» День без еды Бикмулла, два, Третий - голоден вновь. Он котлы проверяет, шкафы Открывает без слов. Живот к животу прилипает - Плачет, стонет, ревёт. Просыпается - радость живая: Слава богу, то сон был, пройдёт! Сам проснулся Бикмулла, А проснётся ль стыд его? И подумают ль прочие: «Разве я не Бикмулла - сам?»