Кара каш (беренче вариант)

Черные брови (первый вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Җилләр исә, гөлләр үсә. Гөлләр үсә, язлар килсә. Казлар җыры зәңгәр күктә. Көтә күңел, сине көтә. Әй, кара каш, бөдрә чәч, Булсаң иде тиңсез юлдаш. Авыр юллар үткәндә, Назлы таңнар көткәндә. Үзәннәргә, болыннарга Гөрләвекләр ат(ы)лып ага. Сагышларым ташкыннардай Ургый һаман синең ярга. Әй, кара каш, бөдрә чәч, Булсаң иде тиңсез юлдаш. Авыр юллар үткәндә, Назлы таңнар көткәндә. Күк йөзендә моңнар туса, Мөлдерәмә яшьләр тулса, Юксынуда җәйләр узса, Үкенерлек гөлләр сусар. Әй, кара каш, бөдрә чәч, Булсаң иде тиңсез юлдаш. Авыр юллар үткәндә, Назлы таңнар көткәндә.

Русский перевод

Ветра поют, и розы дышат, Розы растут - весна приходит. Песня гусей в лазурном небе, Сердце все ждет, тебя все ждет. Эй, черные брови, кудри волос, Был бы ты мне несравненный спутник. В трудных дорогах, в путях тяжелых, В нежных рассветах, в часах ожиданий. По низинам, по лугам Ручьи стремглав бегут, звеня. Моя тоска, как бурный поток, Все рвется к берегу твоему. Эй, черные брови, кудри волос, Был бы ты мне несравненный спутник. В трудных дорогах, в путях тяжелых, В нежных рассветах, в часах ожиданий. Если в небе рождается песня, Если слезы наполнятся до краев, Если лето пройдет в разлуке, От сожалений цветы увянут. Эй, черные брови, кудри волос, Был бы ты мне несравненный спутник. В трудных дорогах, в путях тяжелых, В нежных рассветах, в часах ожиданий.