Язлар җиткәч кайтырмын

Когда придет весна, вернусь

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Язлар җиткәч, кайтырмын Кошлар кебек (булып) талпынып; Басылмасмы йөрәгемдә Сагыш ялкыны? Ак каеннар каршылар Юлларымда тезелеп. Сагындым, авылым, Сине өзелеп! Язлар җиткәч, кайтырмын Узып җитез җилләрне; Күргем килә яшьлек эзем Калган җирләрне. Былбыл моңын тыңлармын Таң атканда сызылып. Сагындым, авылым, Сине өзелеп! Язлар җиткәч, кайтырмын Ташкын булып ашкынып (атлыгып, талпынып); Ташкыннарга тиндәш булыр Йөрәк ялкыным (Минем шатлыгым). Салкын чишмә суларын Эчәрмен мин иелеп. Сагындым, авылым, Сине өзелеп!

Русский перевод

Когда придет весна, вернусь Как птица, крыльями трепеща; Не угасает ли в груди Огонь тоски моей? Белые березы встретят, Вдоль дорог выстроясь в ряд. Скучаю, деревенька, По тебе - до слез! Когда придет весна, вернусь, Миновав проворные ветра; Хочу увидеть следы юности, Где они остались. Соловьиную песню слушать Буду на заре, просветлен. Скучаю, деревенька, По тебе - до слез! Когда придет весна, вернусь, Как разлив, стремглав рвусь; С разливами созвучно будет Пламя сердца (моя радость). Холодной родниковой воды Я напьюсь, склонясь. Скучаю, деревенька, По тебе - до слез!