Бураннар (беренче вариант)

Бураны (первый вариант)

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сиңа кайтыр юлларымда - Җәяүле буран Юлларымны йөгрә-йөгрә Чистартып куйган. Колач җәеп каршы алды, Нәкъ синең сыман. Сиңа кайтыр юлларымда Җәяүле буран. Синнән китәр юлларымда - Өермә буран Юлларыма өем-өем Көрт сарып куйган. Җибәрмәде, кире борды, Нәкъ синең сыман. Синнән китәр юлларымда Өермә буран. Нигә икән юлларымда Шул ике буран Чиратлаша һаман-һаман Язмышлар сыман? Сиңа кайтыр юлларымда - Җәяүле буран, Синнән китәр юлларымда - Өермә буран.

Русский перевод

На дорогах, что ведут к тебе, - Пеший буран Беглым бегом мои тропы Вымел дочиста. Распахнув объятья, встретил, Точно ты сама. На дорогах, что ведут к тебе, - Пеший буран. На дорогах, что от тебя, - Вихревой буран На пути моём, горой за горой, Намёл сугробы. Не отпустил, назад повернул, Точно ты сама. На дорогах, что от тебя, - Вихревой буран. Почему на моих дорогах Эти два бурана Чередуются всё снова и снова, Как сама судьба? На дорогах, что ведут к тебе, - Пеший буран, На дорогах, что от тебя, - Вихревой буран.