Ышанма дисәң дә мин ышанам

Хоть не верь, а я верю

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Туры гына диеп барган идем, Юлкайларым китте урауга. Газиз әнкәй вакыт тапмагандыр Баласына бәхет юрарга. Баланнарны гына капкан идем, Карлар явып киткәч балдыр дип. Безләргә лә кемнәр юрады икән Башкайларын ялгыз калдыр дип. Утырдым ла биек яр читенә, Суның агышларын күрергә. Әгәр язган булса ирешермен Чәчкәйләрне чәчкә үрергә. Баланнарны гына капкан идем, Карлар явып киткәч балдыр дип. Безләргә лә кемнәр юрады икән Башкайларын ялгыз калдыр дип. Караланып килә кара болыт, Кай якларда явар кар булып. Ышанма дисәң дә мин ышанам Гомер итәремә пар булып. Баланнарны гына капкан идем, Карлар явып киткәч балдыр дип. Безләргә лә кемнәр юрады икән Башкайларын ялгыз калдыр дип.

Русский перевод

Шёл прямой дорогой, думал я, А тропа в обход меня повела. Не нашла, наверно, мать родная Времени мне счастья пожелать. Я рвал лишь калину, красноту, Думал - ягоды, а это след снегов. Кто же нам судьбу нагадал такую - Головы оставить в одиночестве? Сел я на высокий край обрыва, Чтоб увидеть, как вода бежит. Если суждено - я дотянусь однажды Косы в венок из цветов вплести. Я рвал лишь калину, красноту, Думал - ягоды, а это след снегов. Кто же нам судьбу нагадал такую - Головы оставить в одиночестве? Чернеет вдаль тяжёлое облако, Где-то там оно снегом падёт. Хоть не верь, а я верю - мне судьбою Станешь парой на долгий мой век. Я рвал лишь калину, красноту, Думал - ягоды, а это след снегов. Кто же нам судьбу нагадал такую - Головы оставить в одиночестве?