Насыйп яр

Сужденная любовь

Композитор
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Сызгырып ла искән җилкәйләрне, Җил тузгыта диеп белмәдек. Кая гына барсак, ни күрсәк тә, Кеше көлдереп лә йөрмәдек. Баланнарны гына капкан идем, Карлар явып киткәч балдыр дип. Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым, Миңа гына насыйп ярдыр дип. Утырдым ла биек яр читенә, Суның агышларын күрмәгә. Язган ла гына булса ирешербез, Чәчкәйләрне чәчкә үрмәгә! Баланнарны гына капкан идем, Карлар явып киткәч балдыр дип. Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым, Миңа гына насыйп ярдыр дип. Каралып ла килә кара болыт, Кай якларда явар кар булып. Ышанма дисәң дә мин ышанам, Гомер итүләргә пар булып! Баланнарны гына капкан идем, Карлар явып киткәч балдыр дип. Бер күрдем дә сиңа гашыйк булдым, Миңа гына насыйп ярдыр дип.

Русский перевод

Свистя, налетали ветры - Не знали, что ветер разметёт. Куда бы ни шли, что бы ни видели, Не ходили мы, людей смеша. Калину лишь попробовал однажды, Подумал - мёд, когда сошли снега. Увидел раз - и влюбился в тебя, Ты, видно, мне судьбой дана. Сел я на край высокого обрыва, И не заметил бег воды. Коль написано - дойдём друг к другу, Не вплетай цветы в венки! Калину лишь попробовал однажды, Подумал - мёд, когда сошли снега. Увидел раз - и влюбился в тебя, Ты, видно, мне судьбой дана. Темнеет - надвигается туча чёрная, Где-то выпадет снегом она. Хоть не верь - а я верю, Нам век коротать парой! Калину лишь попробовал однажды, Подумал - мёд, когда сошли снега. Увидел раз - и влюбился в тебя, Ты, видно, мне судьбой дана.