Оригинальный текст
Чәчәкләр сула дип, гомерләр уза дип,
Көз килде җиргә дип моңланма.
Кадерләрен белеп алтындай гомернең
Син яшәп калырга соңлама.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Елыйбыз, көләбез - яшибез бит әле.
Без китте дип җирдән, тукталмас гомерләр,
Яшәрләр, сөярләр безнеңчә.
Карамый кешегә, иртәсе-киченә,
Син яшә бу җирдә үзеңчә.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Сөябез, янабыз - яшибез бит әле.
Килгәнбез бу җиргә мәңгегә түгел лә,
Йолдыздай бер балкып сүнәргә.
Изге эш-гамәлләр кылсак без әгәр дә,
Калырбыз сагынып сөйләргә.
Гомерләр үтмәгән, көз әле җитмәгән,
Йолдыздай балкыйбыз - яшибез бит әле.
Саябыз, янабыз - яшибез бит әле.
Русский перевод
Не грусти, что вянут цветы, что годы бегут,
Что осень на землю пришла - не печалься.
Ценя золотое дыхание жизни,
Не медли - живи и останься.
Годы ещё не ушли, осень ещё не пришла,
Мы плачем, смеёмся - мы живы пока.
Уйдём мы с земли - но годы не станут,
Жить будут, любить будут, как мы.
Не глядя на лица, ни утро, ни вечер,
Живи на земле по себе.
Годы ещё не ушли, осень ещё не пришла,
Мы любим, горим - мы живы пока.
Пришли мы на землю не навсегда,
Как звёзды - вспыхнуть и гаснуть.
Но если творим мы дела благие,
О нас будут помнить и рассказывать.
Годы ещё не ушли, осень ещё не пришла,
Мы звёздами светим - мы живы пока.
Мы дышим, горим - мы живы пока.