Килермен

Вернусь

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Килермен мин тагын бер сезнең якларга, Арада күп еллар, күп юллар ятса да. Мәхәббәт - мәңгелек, Яши ул гомергә; Йолдыздай балкый ул Күңелнең түрендә... Килермен мин тагын бер сезнең якларга, Эзләрең бит синең һәр җирдә саклана. Яшьлек чак җырга тиң, Тынуны һич белми. Йөрәктә - мәхәббәт, Сүнми ул, сүрелми... Килермен мин тагын бер сезнең якларга, Йөрәктә урын юк, бәгырем, башкага. Гомерем буена Гел сине эзләрмен. Нур сибәр юлымда Һаман да күзләрең...

Русский перевод

Я ещё вернусь к твоим краям, Хоть пройдут годы, пролегут пути. Любовь - вечна, Живёт она всю жизнь; Как звездой сияет она В душе глубокой... Я ещё вернусь к твоим краям, Следы твои везде хранятся. Молодость подобна песне, Застывать не умеет. В сердце - любовь, Не гаснет она, не тускнеет... Я ещё вернусь к твоим краям, В сердце нет места, любовь моя, для другого. Всю жизнь буду Искать тебя. На мой путь свет scattering Вечно глаза твои...