Дилеләү

народная песня Диләләү

Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Алма сатучылар килгән Үлчәүләре бар микән? Әҗәлгә дару бар, диләр, Мәхәббәткә бар микән? Алма кисәм, алма кисәм, Алманың түгәрәген. Хәзер мин ни уйлыйм микән Мәхәббәт түгәрәгем? Һай, дилеләү, дилеләү, дилеләү, Һай, дилеләү, дилеләүләү. Алма пешкән, өзелеп төшкән, Күгәрчен башын тишкән. Матур егет сайлый - сайлый, Чәчләреңә ак төшкән. Алма алырсың әле, Алмый калырсың әле. Күп егетләр сайлап торсаң, Ялгыз калырсың әле. Һай, дилеләү, дилеләү, дилеләү, Һай, дилеләү, дилеләүләү. Алма бөреле, алма бөреле, Алма чәчәге төрле. Башкаларга күз дә салмыйм, Сине күргәннән бирле. Агыйделнең аръягында, Атлар эчерсәң иде. Киләчәккә бергә - бергә, Гомер кичерсәк иде. Һай, дилеләү, дилеләү, дилеләү, Һай, дилеләү, дилеләүләү.

Русский перевод

Приехали продавцы яблок, Есть ли у них мера? Говорят, от смерти есть лекарство, А от любви есть ли? Режу яблоко, режу яблоко, Яблока круглый бок. О чём теперь я думаю, Любовь мой круг? Эй, дилеләү, дилеләү, дилеләү, Эй, дилеләү, дилеләүләү. Яблоко созрело, упало, Голубиную голову пробило. Красивого парня выбираешь - выбираешь, В волосы твои белое пало. Сорвёшь яблоко, Не сорвёшь - останешься. Много парней выбирая, Останешься одна. Эй, дилеләү, дилеләү, дилеләү, Эй, дилеләү, дилеләүләү. Яблоко с плодами, яблоко с плодами, Цвет яблони разный. На других даже не смотрю, С тех пор, как тебя увидел. На том берегу Агидели, Напоила бы лошадей. В будущее вместе - вместе, Прожили бы жизнь. Эй, дилеләү, дилеләү, дилеләү, Эй, дилеләү, дилеләүләү.