Абыема (беренче вариант)

Моему брату (первый вариант)

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Синең белән абый күрешсәм, Кайтам төсле туган якларга. Әткәй-әнкәй рухын саклаган, Изге җирем гүзәл Уртайга. Әйдә абый, элеккедәй, Бер гармун тартаек әле. Үзебезнең яшьлек җырын, Тагы бер җырлыйк әле. Болытлары куган яшендәй, Ашыкма син гомер, ашыкма. Кайтар әле безне яшьлеккә, Тик без генә белгән сукмакка. Әйдә абый, элеккедәй, Бер гармун тартаек әле. Үзебезнең яшьлек җырын, Тагы бер җырлыйк әле. Бер утырып абый сөйләшсәк, Онытыла барлык мәшәкәт. Ургып торсын моңнар күңелдә, Урап үтсен кайгы-хәсерәт. Әйдә абый, элеккедәй, Бер гармун тартаек әле. Үзебезнең яшьлек җырын, Тагы бер җырлыйк әле.

Русский перевод

С тобой, брат, повидавшись, Словно в край родной вернусь. Там, где дух отца и матери Берегут святую Русь - Уртай. Ну же, брат, как в прежние дни, Давай гармошку заведем. Нашу песню молодую Снова раз споем вдвоем. Как слеза, гонимая тучей, Не спеши, жизнь, не спеши. Возврати нас в юность прежнюю, На тропинку, что лишь мы знаем. Ну же, брат, как в прежние дни, Давай гармошку заведем. Нашу песню молодую Снова раз споем вдвоем. Сядем, брат, поговорим - И забудутся все хлопоты. Пусть взлетают в сердце напевы, Мимо пусть пройдут печали. Ну же, брат, как в прежние дни, Давай гармошку заведем. Нашу песню молодую Снова раз споем вдвоем.