Сары кашкарыйлар

Жёлтые кашкарии

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Өзгәләнеп көттем кабат күрешүне, Килдең менә бүген яңадан. Бүләк итеп биргән сары чәчәкләрең Аерылуга диеп юрадым. Кулларыңда сары, сары кашкарыйлар, Ә мин көткән идем акларын. Минем дә бит бүген, сары гөлләр кебек, Сагышлардан сулган чакларым. Нишләтергә белмим биргән чәчәкләрең, Йөзләремә яуды сарысы. Нинди генә дәва табыйм йөрәгемә, Сулык-сулык килә ярасы. Кулларыңда сары, сары кашкарыйлар, Ә мин көткән идем акларын. Минем дә бит бүген, сары гөлләр кебек, Сагышлардан сулган чакларым. Өй түремә үзем кашкарыйлар чәчтем, Кайнарлыгын кушып хисемнең. Хак сөюем булып, ап-ак чәчәк атсын Гөлләр белән язган исемең. Кулларыңда сары, сары кашкарыйлар, Ә мин көткән идем акларын. Минем дә бит бүген, сары гөлләр кебек, Сагышлардан сулган чакларым.

Русский перевод

Вновь встречи нашей я ждала, терзаясь, И вот сегодня ты пришёл опять. Те жёлтые цветы, что ты мне даришь, Я к расставанью стала принимать. В руках твоих - жёлтые, жёлтые кашкарии, А я ждала - чтоб белые цвели. И я сама сегодня, словно жёлтые цветы, От тоски и боли вяну изнутри. Не знаю, что мне делать с этими цветами - Их жёлтый свет на лица мне пролился. Какое средство сердцу я отыщу, Когда его так медленно терзает рана. В руках твоих - жёлтые, жёлтые кашкарии, А я ждала - чтоб белые цвели. И я сама сегодня, словно жёлтые цветы, От тоски и боли вяну изнутри. В углу дома сама кашкарии посеяла, Теплом своих чувств их напоила. Пусть белым цветом, как любовь моя, Расцветёт имя, что цветами я писала. В руках твоих - жёлтые, жёлтые кашкарии, А я ждала - чтоб белые цвели. И я сама сегодня, словно жёлтые цветы, От тоски и боли вяну изнутри.