Алмагач бураны

Метель яблонь

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Коела ак тәңкә таҗ гына, Җил куйса тирбәлеп аз гына. Мин кердем бакчага адашып, Гаепле барысына яз гына. Ник сайрый елатып сандугач, Чәчкәсен койганда алмагач? Ник купты мәхәббәт бураны, Сөяргә хакларым булмагач? Мең рәхмәт булганың өчен дә Янымда шушы май кичендә. Туена соңлаган кәләштәй, Калдым мин шау хисләр эчендә... Ник сайрый елатып сандугач, Чәчкәсен койганда алмагач? Ник купты мәхәббәт бураны, Сөяргә хакларым булмагач? Моң булып сарыла җаныма, Ак таҗлар бер-берсен узышып. Ничекләр түзәр бу йөрәгем Алмалар пешкәндә тулышып? Ник сайрый елатып сандугач, Чәчкәсен койганда алмагач? Ник купты мәхәббәт бураны, Сөяргә хакларым булмагач?

Русский перевод

Осыпались белые венчики, Лишь ветер качнёт - и дрожат. Я в сад забрела, заплутавшая, Во всём виновата весна. Зачем соловей плачет песней, Когда облетает яблоня? Зачем поднялась буря любви, Когда нет права мне любить? Тысяча благодарностей - Что рядом в этот майский вечер. Как невеста, что опоздала к венцу, Я в вихре шумных чувств осталась... Зачем соловей плачет песней, Когда облетает яблоня? Зачем поднялась буря любви, Когда нет права мне любить? Тоскою обвивается душа, Белые венчики друг друга обгоняют. Как выдержит сердце моё, Когда яблоки зреют, наливаясь? Зачем соловей плачет песней, Когда облетает яблоня? Зачем поднялась буря любви, Когда нет права мне любить?