Йортым минем

Мой дом

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
17.08.2026

Оригинальный текст

Алтын куллы авылдашлар ашыгалар, Инде әзер, бизәп куйган кашагалар. Баскычлары иркен, текә, биек, Кызым көлә: «Монда ничек меним диеп?» Бүген иртүк таңнан торып Йорт салырга керештем мин өмә корып. Йортым минем иркен булсын, Авылга ямь өстәп, балкып торсын. Йомычкалар уем-уем, бөдрә-бөдрә, Сары сагыз кунган нарат хуш ис бирә. Йомычкалар җыеп, җирдә уйный балам, Җырлый-җырлый аның өчен мин йорт салам. Бүген иртүк таңнан торып Йорт салырга керештем мин өмә корып. Йортым минем иркен булсын, Авылга ямь өстәп, балкып торсын. Кояш тулсын яңа йортка, бәхет иңсен, Бүрәнәләр аңкытсыннар нарат исен! Бала-чагам уйнап йөрсен, өем тулып, Гөрләп яшик, илләр-еллар имин булып! Бүген иртүк таңнан торып Йорт салырга керештем мин өмә корып. Йортым минем иркен булсын, Авылга ямь өстәп, балкып торсын.

Русский перевод

Золотые руки односельчан спешат, Уже готовы украшенные подзоры. Лестницы просторны, круты и высоки, Дочка смеётся: «Как же мне сюда подняться?» Сегодня с самого рассвета Начал я строить дом, созвав помощников. Пусть мой дом будет просторным, Пусть сияет, украшая село. Стружки резные, кудрявые, Сосна с жёлтой смолой источает аромат. Собирая стружки, на земле играет мой ребёнок, Распевая, для него я строю дом. Сегодня с самого рассвета Начал я строить дом, созвав помощников. Пусть мой дом будет просторным, Пусть сияет, украшая село. Пусть новый дом наполнится солнцем, пусть снизойдёт счастье, Пусть брёвна источают запах сосны! Пусть детвора играет, наполняя мой дом, Пусть живём мы дружно, а страна и годы будут мирными! Сегодня с самого рассвета Начал я строить дом, созвав помощников. Пусть мой дом будет просторным, Пусть сияет, украшая село.