Көзге урман (икенче вариант)

Осенний лес (второй вариант)

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Көзге урман. Ак каеннар Сары шәлен иңгә салган. Мәхәббәт - мәңгелек, диләр, - Кемгә дөрес, кемгә ялган ... Ак каеннар сары шәлле, Куркалар җил бәрүеннән (бәрелүеннән). Күздә яшем. Җаным тора Моң һәм йөрәк әрнүеннән. Яндым аның утларында, Көзге урман янган кебек. "Яр сөймәм!» - дип антлар эчтем, Мәхәббәттән канган кебек. Ак каеннар сары шәлле, Куркалар җил бәрүеннән (бәрелүеннән). Күздә яшем. Җаным тора Моң һәм йөрәк әрнүеннән. Көзге урман уртасында Сары томан, сары ялкын. Ялкыннарга урап мине, Урман юлларына тарттың. Ак каеннар сары шәлле, Куркалар җил бәрүеннән (бәрелүеннән). Күздә яшем. Җаным тора Моң һәм йөрәк әрнүеннән.

Русский перевод

Осенний лес. Белые березы Желтый шалью плечи укрывали. Говорят: любовь - она навечно, - Кому-то правда, а кому - едва ли... Белые березы в желтых шалях, Ветра удара (стука) опасаясь. Слезы на глазах. Душа стоит В тоске и сердцем болью задыхаясь. Я горела в его огнях, Как осенний лес в пожаре алом. «Не люблю я милого!» - клялась, Будто бы любовью переболела. Белые березы в желтых шалях, Ветра удара (стука) опасаясь. Слезы на глазах. Душа стоит В тоске и сердцем болью задыхаясь. В середине осеннего леса - Желтый туман, желтое пламя. Пламя обвивало меня, К лесным дорогам ты меня тянул. Белые березы в желтых шалях, Ветра удара (стука) опасаясь. Слезы на глазах. Душа стоит В тоске и сердцем болью задыхаясь.