Үкенечле сөю

Сожаление о любви

Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Көтмәгәндә генә очрадың да Күзләремә тутырып карадың, Хисләремне белеп, җырлап, көйләп Чәч толымнарымны тарадың. Елмаюлы йөзең, серле күзең, Кадерлем, дип сүзләр башладың, Яшьлек хисләремне көйгә салгач, Нигә инде шулай ташладың? Хатлар яздым, җавап сәламең юк. Сагынулардан, ахры, саргаям. Көн кояшсыз, төннәр айсыз миңа, Синең өчен сулам, картаям. Сөю ләззәт, ярсыз калу газап, Тарымагыз, дуслар, бу хәлгә, Бик яратсаң - үкенечкә, диләр, Шуның мисалымы мин әллә?

Русский перевод

Неожиданно ты встретился мне И в глаза мои глянул до дна, Зная чувства мои, напевая, Расплёл ты косы мои у окна. Улыбка на лице, глаза загадка, Сказал: «Ты дорога», - начал слова, В песню чувства юные вплетая, Почему же так бросил меня? Письма пишу - ни ответа, ни вести. От тоски, видно, блекну, горю. День без солнца, ночь без луны мне, Для тебя я живу - и старюсь. Любовь - наслажденье, разлука - мученье, Не желайте, друзья, вы такой. Сильно любишь - к сожаленью, говорят, Неужель я пример тому такой?