Яшәүләрдән булмас туеп

Не устанешь жить

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Ак каеннар төренгәннәр Ак томанга. Җылынырга теләгәндәй Көзге таңда. Җылы җәйдән көзгә күчү Җиңел түгел... Үләннәр дә елый кебек, Яшен түгеп. Алда, диеп, күпме салкын Көннәр булыр... Яфраклар да коелырлар, Җаннар туңыр... Еламагыз, үләннәрем! Каеннарым! Язлар килер, куып кышның Салкыннарын! Кинәнербез җылы язның Рәхәтенә! Эй, Ходаем, яшәү өчен Рәхмәт сиңа! Кайчагында елашсак та Яшьләр коеп, Бу дөньяда яшәүләрдән Булмас туеп! Бу дөньяда яшәүләрдән Булмас туеп!..

Русский перевод

Белые берёзы в белый туман Завернулись, как в тёплый кафтан, Словно ищут согреться В осеннем рассвете. От жаркого лета к осени путь Нелёгок, не так-то свернуть... И травы, как будто, рыдают, Ливнями слёзы роняют. Сколько впереди холодных Дней нам выпадет знать... Листья опадут безмолвно, Душам бы не остывать... Не плачьте, травы мои! Берёзы мои! Придёт весна, прогоняя Зимы холода и дары. Будем мы радоваться тёплой Весны благодати! О Господь, за жизнь на земле Благодарю я Тебя! Иногда хоть плачем мы, Слёзы роняя, - В этом мире жить, жить, жить Не уставая! В этом мире жить, жить, жить Не уставая!..