Оригинальный текст
Өчпочмаклы солдат хаты булып,
Әбиемнең яши үткәне.
Хәтерли ул кош теледәй хатны
Яу кырыннан өз(е)леп көткәнен.
Яшәү тыны, өмет, саг(ы)ну булып,
Килгән хатлар, очкан җаваплар.
Газизләре хатын калкан итеп,
Ут эченә кергән солдатлар.
Сугыш урлый солдат бабаемны,
Бик көтсә дә әбием кайтканын.
Тик хат күрә толлык ачысының,
Кайнар яшьләр булып акканын.
Яшәү тыны, өмет, саг(ы)ну булып,
Килгән хатлар, очкан җаваплар.
Газизләре хатын калкан итеп,
Ут эченә кергән солдатлар.
Еллар үтү белән укый-укый,
Таушалса да хатның юллары.
Гомер буе ата сүзе иде
Тәрбияли әбием улларын.
Яшәү тыны, өмет, саг(ы)ну булып,
Килгән хатлар, очкан җаваплар.
Газизләре хатын калкан итеп,
Ут эченә кергән солдатлар.
Русский перевод
Как треугольник солдатское письмо,
Прошла жизнь моей бабушки.
Помнит она то письмо, как птица,
С войны ждавшая, что ждёт ответ.
Дыхание жизни, надежда, тоска,
Приходящие письма, улетающие ответы.
Своих любимых письмо как щит,
В огонь вступившие солдаты.
Война украла у меня деда-солдата,
Хоть и ждала бабушка его возвращения.
Только письмом widow боль её утолялась,
Горячими слезами проливаясь.
Дыхание жизни, надежда, тоска,
Приходящие письма, улетающие ответы.
Своих любимых письмо как щит,
В огонь вступившие солдаты.
С годами перечитывала,
Даже если строки истирались.
Всю жизнь отцовское слово было
Воспитывала бабушка сыновей.
Дыхание жизни, надежда, тоска,
Приходящие письма, улетающие ответы.
Своих любимых письмо как щит,
В огонь вступившие солдаты.