Заман җилләре

Ветры времени

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Дуслар, яшьлек дуслар, Нәрсә булды безгә Йөрәкләрдә җылы калдымы? Әллә заман җиле Безнең җаннарга да Эремәслек бозлар салдымы?! Заман, заман, заман, җилләре Безне инде мең кат җилгәрде. Җирдә аунап, тәгәрәп үскәнгә Матурырак идем элгәре. Гомер агышларын Кире борып булмый Ышанасы гына килми шул. Егет чакка кайтып, Шашып гармун тартып, Җырлап узарга да бирми шул. Заман, заман, заман, җилләре Безне инде мең кат җилгәрде. Җирдә аунап, тәгәрәп үскәнгә Матурырак идем элгәре. Бәлки һәркемгә дә Шулай тоеладыр - Безнең яшьлек сагынып үләрлек. Тик бер кичкә кайтып Утырып җырлар өчен Гомерләрең белән түләрлек. Заман, заман, заман, җилләре Безне инде мең кат җилгәрде. Җирдә аунап, тәгәрәп үскәнгә Матурырак идем элгәре.

Русский перевод

Друзья, друзья юности, Что с нами стало, Остался ли в сердцах тепло? Или ветер времени В наши души тоже Лед нерастаявший занесло?! Время, время, время - ветры, Нас уже тысячекратно вымели. По земле кувырком поднимался - Раньше я был красивее. Течение жизни Не повернуть вспять - Не верится, но так и есть. В юность вернуться, На гармошке безумно играть, Песней пройти - не дают, не сбыть. Время, время, время - ветры, Нас уже тысячекратно вымели. По земле кувырком поднимался - Раньше я был красивее. Может, каждому так Кажется - Нашу юность можно по смерти тоской убить. Лишь на один вечер вернуться, Сесть и спеть - За это всей жизнью платить. Время, время, время - ветры, Нас уже тысячекратно вымели. По земле кувырком поднимался - Раньше я был красивее.