Уйларым гел күктә

Мысли мои всегда в небе

Композитор
Автор текста
Добавлено
08.01.2026
Обновлено
08.01.2026

Оригинальный текст

Күңелем һич талмас канатлы, Талпына биектә-биектә. Күзләрем, уйларым гел күктә - Гашыйкмын очучы егеткә. Очучым, очучым Син мине күтәрдең күкләргә. Кайларга китсәң дә, кошчыгым, Мин әзер көтәргә, көтәргә. Күгемдә сызыллды ак җәйгор - Тагы да бөркетем калкынды. Күңлемдә мәхәббәт җәйгоры Гомергә сүнмәскә балкыды. Очучым, очучым Син мине күтәрдең күкләргә. Кайларга китсәң дә, кошчыгым, Мин әзер көтәргә, көтәргә. Офыклар артына югалып, Борчылу салма син йөрәккә, Күкләр гел аяз һәм саф булсын, Имин кайт син туган төяккә. Очучым, очучым Син мине күтәрдең күкләргә. Талпынып кайтырсың кошчыгым, Мин әзер көтәргә, көтәргә.

Русский перевод

Крылатая, душа не знает усталости, Все выше и выше стремится ввысь. И взор мой, и мысли - всегда в небесах: Я влюблена в летящего парня. Лётчик мой, лётчик мой, Ты поднял меня к небесам. Куда бы ни улетел ты, птичка моя, Я буду готова ждать, ждать. В небе моем чертится белый след - Снова орёл мой взмывает. В сердце моем любовный свет Навеки не гаснет, сияет. Лётчик мой, лётчик мой, Ты поднял меня к небесам. Куда бы ни улетел ты, птичка моя, Я буду готова ждать, ждать. За горизонтом скрываясь, Не поселяй тревогу в сердце, Пусть небеса будут ясны и чисты, Вернись невредимым в родные края. Лётчик мой, лётчик мой, Ты поднял меня к небесам. Стремясь, ты вернёшься, птичка моя, Я буду готова ждать, ждать.